Татарстанда әзерләнгән терлек азыгы планлаштырган күләмнең 43 процентын тәшкил итә

Һәр шартлы терлек башына 9,3 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Узган ел ул 9,1 процент тәшкил итә иде
(Казан, 7 июль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүгенге көндә Татарстанда терлекләрне кышлату өчен 381,8 мең тонна печән һәм 1,4 миллион тонна сенаж әзерләнгән. Бу фаразланган күләмнең 43 процентын тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Узган ел бу көнгә 453,7 тонна печән һәм 1,3 миллион тонна сенаж әзерләнгән булган. Быел һәр шартлы терлек башына 9,3 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Узган ел ул 9,1 центнер тәшкил итә иде.
Бу эштә Саба районы аграрийлары әйдәп бара, алар һәр шартлы терлек башына14,2 центнер азык берәмлеге әзерләгән. Теләче районында әлеге күрсәткеч – 12,7, Нурлат районында – 12,6, Чирмешән районында – 12,4, Сарман районында 12,1 центнер тәшкил итә.