Татарстанда һәр сыердан уртача 15 килограмм сөт савып алалар

Узган ел ул бер килограммга кимрәк иде
(Казан, 7 июль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүгенге көндә Татарстан терлекчеләре һәр сыердан уртача 15 килограмм сөт савып ала. Узган ел уртача тәүлеклек савым бер килограммга кимрәк иде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Бүгенге көндә җитештерелгән сөтнең тулаем күләме 3855,7 тонна тәшкил итә, бу узган елгыга караганда 218 тоннага күбрәк. Әлеге терлекчелек продукциясен җитештерүдә Әлки районы терлекчеләре әйдәп бара, алар һәр сыердан уртача 22,6 килограмм сөт савып ала. Яшел Үзән һәм Әтнә районнарында әлеге күрсәткеч – 19,8, Югары Ослан районында – 19,7, Саба районында – 19, Балтач районында 18,6 килограмм тәшкил итә.