Татарстанда сабан культуралары планлаштырылганның мәйданнарның 45 процентында чәчелгән

Чәчү эшләре барышы буенча Зәй районы алда

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Бүгенгә Татарстанда сабан культураларын чәчү 810 меңгә якын га мәйданда башкарылды (планның 45 проценты). Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 570 мең га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата 54%, көнбагыш - 46 мең га яисә фаразга карата 40%, шикәр чөгендере 40 мең га яисә планнан 60%. Бу хакта бүген республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Аграр тармак башлыгы Марат Әхмәтов белдергәнчә, язгы чәчү кампаниясенә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 620 чәчү комплексы, 6,5 мең культиватор һәм башка техника җәлеп ителгән. Зур чәчү комплексларында эшләр 2 сменалы итеп оештырылган.

Министр шулай ук чәчү эшләре буенча район күрсәткечләрен бәян итте. Шулай итеп, Зәй районында 70 процент мәйданда эш төгәлләнгән, Апаста - 69 процент, Сарманда – 58 процент, Кайбычта – 53 процент, Нурлат һәм Тукай районнарында – 51 әр процент. Татарстанның иң төньяк районы Әтнә язгы чәчү эшләренә барысыннан да соңрак тотынды, шулай да, инде 55 процент мәйданда эшләрне төгәлләгән.

Марат Әхмәтов, шулай ук, атна ахырына кадәр көзге культураларны саклау чараларын тәмамларга кирәклеген белдерде. "Соңга калу булачак керемнән ун миллион сум югалтуга китерергә мөмкин", - дип билгеләп үтте ул.

Кайбер культуралар буенча чәчү эшләре темпы борчуга сала, ди ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. "Әлегә без кукруз чәчү эшләре буенча артта калабыз, фаразланган 120 мең гектарның 25 меңендә генә эш тәмам. Әлбәттә, һава торышы да тоткарлык ясый, - дип аңлатма бирде ул. - Техник мөмкинлекләрне максималь дәрәҗәдә куллануны сорыйм".

Көнбагыш игүгә килгәндә, беренче тапкыр аны 110 мең гектарга чәчәбез, диде докладчы.

"Агымдагы елда 2 меңнән артык гектарга яшелчә утыртылачак, ә бәрәңге - 9 мең га чамасы, алар барысы да сугарылган. Шунсыз бу культуралар буенча тотрыклы уңыш алып булмый", - дип билгеләп үтте министр.

Рөстәм Миңнеханов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры чыгышын шәрехләп, 15 майга эшләрнең төп өлеше төгәлләнергә тиешлеген билгеләп үтте. "Бу эшләр сыйфатлы, минераль ашламалар һәм саклагыч чаралар кулланып үткәрелергә тиеш", - дип игътибарны юнәлтте республика лидеры.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук, чәчү кампаниясенә карамастан, терлекчелек тармагы турында онытырга ярамый, дип кисәтте. "Терлекчелек - ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кеременең җитди чыганагы. Бу мәсьәләгә игътибарлы булырга кирәк", - диде ТР Президенты.