Татарстанда сабан культуралары планлаштырылган мәйданның 574 гектарына чәчелгән

Бу фаразларга карата 55 процент тәшкил итә

  (Казан, 7 май, «Татар-информ»). 7 май мәгълүматлары буенча, тулаем Татарстанда сабан культураларын чәчү 810,9 мең га мәйданда башкарылды (планның 46 проценты), узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 530,1 мең га иде, дип белдерә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Иң күп мәйдан Зәй (36,2 мең га яисә 71%), Сарман (32,1 мең га, 58%), Азнакай (30 мең га, 46%) муниципаль районнарында җир куенына салынган.

Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 574 мең га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата 55%. Шул исәптән сабан бодае - 164,8 мең га яисә фаразга карата 37% мәйданда чәчелгән, арпа - 285,4 мең га яисә 80%, солы - 50,8 мең га яисә 81%, борчак - 41,9 мең га яисә 76%, ашлык кукурузы - 24,9 мең га яисә 27%.
Рапс 12,8 мең га яисә 11% мәйданда чәчелгән, май орлыгына дигән көнбагыш - 47,7 мең га яисә фаразга карата 43%.

Шикәр чөгендере 38,5 мең га яисә планнан 61% мәйданда чәчелгән. Берьеллык үсемлекләр һәм катнаш азык  24,8 мең га яки фаразланганнан 46 процент тәшкил итә.