news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама районында 52,5 мең гектар мәйдан чәчеләчәк

Район башлыгы килеп туган шартларда авыл халкының яшәү рәвеше белән кызыксынды.

Түбән Кама районында 52,5 мең гектар мәйдан чәчеләчәк
tat.e-nkama.ru

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Түбән Кама мэры Айдар Метшин «Түбән Кама» агрофирмасы хезмәткәрләре белән очрашты. Күчмә киңәшмә Шәңгәлче авыл җирлегендә узды. Авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә керешкәннәр. Быел Түбән Кама районында авыл хуҗалыгы культуралары 52,5 мең гектардан артык мәйданда чәчеләчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Язның иртә килүе кырларга иртәрәк чыгарга һәм чәчүгә керешергә мөмкинлек бирде. «Түбән Кама» агрофирмасы басуларында хәзер дым каплату эше бара. 2002 гектар мәйданда чәчелгән көзге культураларны тукландыру тулысынча төгәлләнгән. Алда 5 722 гектар туңга сөрелгән җирләрне тырмалау, 2003 гектар мәйданда шикәр чөгендере һәм 3719 гектар мәйданда көнбагыш утырту бурычы тора.

Район башлыгы килеп туган шартларда авыл халкының яшәү рәвеше белән кызыксынды. Кыр хезмәтчәннәренә ярдәм мәсьәләсенә тукталды, Татарстан Республикасында җитәкчелек тарафыннан элек кабул ителгән барлык чараларның дәвам итәчәген җиткерде.

Шулай ук Айдар Метшин авыл халкының хезмәт шартлары иминлегенә дә игътибар юнәлтте. Кырда эшләүчеләр барысы да битлекләр һәм антисептиклар белән тәэмин ителгән, көн саен авыл предприятиеләре хезмәткәрләре белән инструктаж үткәрелә. «Чәчү кампаниясендә эшләүчеләрнең иминлеген тәэмин итү мөһим, иң мөһиме — эшчеләрнең сәламәтлеге», — диде Айдар Метшин.

Гомумән алганда, бүгенге көндә Түбән Кама районы кырларына 30 агрегат чыккан, алар ярдәмендә язгы чәчүгә әзерлек эшләре алып барыла. Авыл хезмәтчәннәре туңга сөрелгән җирләрне тырмалауга кереште. Әлегә планлаштырылган 32 мең гектарның 3 мең гектары эшкәртелгән, бу — гомуми күләмнең 7 проценты.

Быел Түбән Кама районында авыл хуҗалыгы культуралары 52,5 мең гектардан артык мәйданда чәчеләчәк, шуларның 10,3 мең гектарын көзге культуралар алып тора, кар аз булуга карамастан, аларның торышы канәгатьләнерлек. Язгы чәчүлекләр — бөртекле, азык һәм техник культуралар (рапс, көнбагыш, шикәр чөгендере) 32 мең га мәйданны биләячәк. Моннан тыш, 220 гектар бәрәңге, 90 гектар яшелчә культуралары утырту планлаштырыла.

Авыл халкына Татарстан җитәкчелеге дә зур ярдәм күрсәтә: быел Түбән Кама районына ташламалы бәядән 1 200 тонна дизель ягулыгы биреләчәк. Сөткә субсидияләр шулай ук агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100