news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста терлекче хатын-кызларга хөрмәт күрсәтелде

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, терлекчелек өлкәсендә эшләүче апалар район мәдәният йортына чакырылып хөрмәтләнде.

Апаста терлекче хатын-кызларга хөрмәт күрсәтелде
http://apastovo.ru/

(Апас, 7 март, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апаста терлекчелек тармагының төрле өлкәләрендә эшләүче, армый-талмый район данын күтәрүче, шул ук вакытта гаилә учагын саклаучы иң мөлаем зат булып кала белгән хатын-кызлар өчен матур кичә оештырылды.

«Залда утырган һәркемнең республика, район үсешенә, авыл хуҗалыгы өлкәсенә керткән өлеше зур. Эш белән беррәттән сез гаилә учагын җылытучы да, балаларыгызга, туганнарыгызга терәк тә була беләсез. Барлык хатын-кызларга да рәхмәт хисләрен белдереп, бәйрәм белән котлыйм», — диде район башлыгы Равил Хисаметдинов.

Бер төркем хезмәт алдынгылары Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан истәлек медальләренә, Рәхмәт хатларына лаек булды.

«Ак Барс» банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен ирештерде.

Гүзәл хатын-кызларыбызны тәбрик итәргә якташыбыз Дәүләт Советы депутаты, «Апас» якташлык җәмгыяте рәисе Марат Нуриев та кайткан иде. Ул шулай ук алдынгы хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм чарасы дәртле биюләр, матур җырлар, җылы сүзләр белән үрелеп барды. Залда утыручы һәрбер хатын-кызга лалә чәчәкләре бүләк ителде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100