Зәй шикәр заводына район хуҗалыклары басуларыннан чимал китерү тәмамланган

Завод барлыгы 809622 мең тонна шикәр чөгендере кабул иткђн

 (Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Зәй шикәр заводына район хуҗалыклары басуларыннан чимал китерү тәмамланган. Завод барлыгы 809622 мең тонна шикәр чөгендере кабул иткән. Узган ел бу күрсәткеч 703373 мең тонна булган.
Иң күп чималны заводка “Зәй шикәре” агрофирмасы тапшырган – 169486 тонна, бу күрсәткеч “Восток” агрофирмасында – 127046, “Зәй”дә – 110230 тонна тәшкил итә. Завод хезмәткәрләре кабул ителгән чималның 602568 тоннасын эшкәртеп, 80005 тонна шикәр комы алган. Чимал эшкәртү тулы куәткә бара, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.