Татарстанда 134,2 мең тонна шикәр комы җитештерелгән

Узган тәүлектә 1,6 мең тонна продукт әзерләнгән

  (Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 134,2 мең тонна шикәр комы җитештерелгән. Узган тәүлектә 1,6 мең тонна продукт әзерләнгән, дип хәбәр ителә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Белгечләр бәяләвенчә, шикәр чыгышы 12,5 процент тәшкил итә, бу яхшы нәтиҗә дип санала.