“Чаллы Бройлер” хәләл ит җитештерү күләмен арттыра

2013 елның 10 аенда ул 7 мең тонна хәләл продукция саткан

 (Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанда кош итенең 50 процентын бүген “Чаллы Бройлер” җәмгыяте җитештерә. Хәләл маркасы астында эшләнә торган продукциянең күләме дә предприятиедә елдан-ел арта. “Агрокөч төркеме”нең “Чаллы Бройлер” җәмгыяте эшчәнлеге буенча башкарма директоры Җәлил Хәсәнов район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә хәләл ит җитештерү эшенә аерым тукталды.
Әлеге төр продукциягә өстенлек бирүчеләр көннән-көн арта. Кулланучылар андый итне аерата тәмле һәм сыйфатлы булганы өчен сайлый . Ә моңа без җитештерү технологиясендә махсус алымнар куллану нәтиҗәсендә ирешәбез, дип билгеләп үтте башкарма директор. “Чаллы Бройлер” җәмгыятендә хәләл ит өчен тавык бары кул белән генә һәм бары иртәнге якта гына суела. Колбаса һәм ысланган эшләнмәләргә Ислам кануннары рөхсәт иткән тәмләткечләр генә салына.
Продукциянең мондый төре компетентлы органнар тарафыннан аерым контрольдә тора. ТР Мөселманнарның Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты вәкилләре итнең сыйфатын һәм җитештергәндә шәригать кушкан таләпләрнең үтәлешен һәрвакыт тикшереп торалар. Җитештерү процессы катлаулы булуга да карамастан, предприятие хәләл продукция күләмен арттыра бара. Мәсәлән, 2004 елда мондый марка белән 40 тонна ит чыгарылса, аннан соңгы ун ел эчендә аның күләме 150 процентка арткан. 2013 елның 10 аенда “Чаллы Бройлер” 7 мең тонна хәләл продукция саткан. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 21,5 процентка күбрәк.
Бу хакта “Якты юл” газетасы хәбәр итә.