ТР Әлмәт районында авылдагы эшлекле активлык турында сөйләшәчәкләр

Семинарда катнашучылар Габдрахман авылындагы җирле авыл хуҗалыгы базарында булачаклар

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Әлмәт муниципаль районында авылда эшлекле активлыкны үстерү, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү, хуҗалыкларның кече формалары үсеше мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләр сериясенә нәтиҗәләр ясыйлар. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Пемьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнаша.

Семинарда катнашучылар Габдрахман авылындагы җирле авыл хуҗалыгы базарында, Нәдер авылында гаилә фермасында, Әлмәттәге җитештерү цехларында һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булачаклар, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.