Әлки районында яшәүче гаилә үзләре җитештергән сырны Казан ярминкәсендә сата

Студент балаларына акчалата ярдәм итү өчен хуҗалар яңа эш — сыр ясауны үзләштерергә булган.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Николай һәм Елена Туймишиннар Әлки районының Түбән Кәчи авылында яшиләр һәм эшлиләр. Алар өч малай үстергән, хәзер алар һөнәри белем ала. Студент балаларга финанс яктан ярдәм итү өчен, хуҗалар яңа эш-сыр ясауны үзләштерергә карар кылган. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» газетасы яза.

Туймишиннар һәрвакыт күп итеп терлек асраган. Бүген абзарларында дүрт сыер, ике тана һәм өч кечкенә бозау бар.

Туймишиннар Казан ярминкәләренә 1,5 шешәләргә тутырып сөт һәм үзләре ясаган сырны биреп җибәрә башлаган.

«Һәр ярминкәгә алар ясаган сырны алып барабыз. Даими сатып алучыларыбыз да бар. Сыр бик тәмле, брынза сырын хәтерләтә. Иң мөһиме,  натураль продукт», — диде Авыл җирлеге Башкарма комитеты секретаре Зоя Самаркина.