Татарстанда үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә алдынгы районнар – исемлек

Бөртеклекләрнең иң зур уңышы – Буада.

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2017 елда үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә алдынгы районнар мәгълүм. Бу хакта Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте әзерләгән мәгълүматтан билгеле.

Зәй районы – уртача уңыш гектарыннан 49,9 центнер, 190 мең тонна ашлык җыеп алынган; сөт җитештерү күләменең актив үсеше күзәтелә;

Буа районы – бөртеклекләрне иң күп күләмдә суктыручылар – 200 мең тоннадан артык, уртача уңыш гектарыннан 37 центнер;

Сарман районы – 190 мең тоннан икмәк җыеп алынган, гектар уңышы – 44,4 центнер;

Тәтеш районы – 172 мең тонна ашлык җыеп алынган, гектар уңышы – 40,3 центнер;

Актаныш районы – 172 мең тонна икмәк, гектар уңышы – 39,1 центнер;

Нурлат районы – 145 мең тоннан икмәк, гектар уңышы – 46,1 центнер;

Балык Бистәсе районы – яхшы динамика – 156 мең тонна. Бу иң югары күрсәткечле 1997 елдан 11 мең тоннага артык;

Кукмара районы – районнар арасында сөтнең тулай җыемы буенча лидер;

Әтнә районы – савым көтүенең югары нәтиҗәлелеге;

Саба районы – сөт терлекчелеге тармагында югары инновацион активлык;

Балтач районы – нәселле хуҗалыклар саны буенча лидер – 18 берәмлек;

Мамадыш районы – мөгезле эре терлек итен җитештерү күләме арту тизлеге зур булуы белән аерылып тора;

Әлки районы – сөт җитештерү югары тизлек белән арта.