Татарстан умартачылары Мәскәүдә “Алтын көз” күргәзмәсендә 3 алтын медальгә һәм I дәрәҗәдәге дипломга ия булды

1-11 октябрдә Мәскәүдә узган “Алтын көз” XII Россия агросәнәгать күргәзмәсендә югары сыйфатлы бал, балавыз һәм токымлы бал кортлары билгеләп үтелгән

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). 1-11 октябрьдә Мәскәүдә узган “Алтын көз” XII Россия агросәнәгать күргәзмәсендә “Умартачылык буенча идарә” Дәүләт автоном учреждениесе 3 алтын медальгә һәм I дәрәҗәдәге дипломга ия булды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә идарәдә белдерделәр.
Беренче алтын медаль Татарстан балының югары сыйфаты өчен бирелгән, икенчесе – балавызның югары сыйфаты өчен, аны Дәүләт автоном учреждениесе шәхси җитештерү мәйданында чыгара.

Өченче алтын медаль белән “Татарский” токымлы бал кортлары билгеләп үтелгән. Татарстан умартачылары ел саен Россия төбәкләренә меңләгән бал кортлары күчесен сата.
Һәр алтын медальләр белән I дәрәҗәдәге диплом да тапшырылуын билгеләп үтәргә кирәк.