Теләче районының Казаклар авылында кыргавыл, ягъни фазан тавыгы үстерәләр

Хуҗалыкта бытбылдыклар да үстерәләр - аларны яңа елга кадәр инкубаторда чыгарачаклар

(Теләче, 6 сентябрь, “Татар-информ, “Теләче”, Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районының Казаклар авылында кыргавыл, ягъни фазан тавыгы үстерәләр дигән хәбәр “Габдерәхимов” крестьян-фермер хуҗалыгына китерде, дип яза “Теләче” газетасы.

Табигатьнең матур, уңайлы урынында урнашкан заманча утар 3 гектар мәйданны били. Кыргый җәнлекләр кермәсен өчен, утар тимерчыбыктан үрелгән челтәр белән уратып алынган, фазаннарга уңайлы булсын дип шалаш та корылган. Азык-төлек тә махсус савытларга куела, кошлар алдыннан азык, су өзелми. Узган ел фазаннарның баш саны 200 булса, быел ул сизелерлек арткан. Алга таба фазаннарны 1500 башка җиткерергә ниятлиләр. Кошларны Пермь, Оренбург өлкәләреннән, Казахстаннан алып кайтканнар. Юлда кайтканда чирләп киткән кошларны Гөлсинә Габдрахимовага озак дәваларга туры килә. Әтәч фазан 3 кг, тавык фазан 1,5 килограммга кадәр җитә ди. Сәламәтлек өчен аеруча файдалы булган бу кошның итенә ихтыяҗ зур, йомыркасының да бәясе бар, бер данәсе 80 сум тора. Фазаннар күпләп үрчегәч, итен, йомыркасын сатарга планлаштыралар.

“Татарстанда, фазаннар үстерүче бердәнбер хуҗалык булганлыктан, әзер продукцияне урнаштыру буенча кыенлык тумас, бүгеннән рестораннарга сорыйлар”,- ди Габдерәхимовлар. Утарда үстерелгән кош-кортларны каклап, тозлап сату уе да юк түгел. Моның буенча да хуҗалыкта эш башланып киткән. Шунысын да әйтү кирәк: фазаннар асрау байтак чыгымнар сорый. Габдерәхимовлар әлеге эшкә байтак акча тоткан, дөрес, дәүләттән дә ярдәм булган.

Бу гаиләнең районда агротуризмны үстерү теләге дә бар. Биләмәдә ау этләре тоту – шул ният белән бәйле. Биредә кышкы айларда чаңгыда йөреп, гаилә белән рәхәтләнеп ял итү мөмкинлеге дә тудырылачак икән.

Якында гына елга булу – кош-корт асрау өчен уңайлы шартлар тудыра. Быел каз бәбкәсен үз инкубаторларында чыгарганнар.

Әлеге хуҗалык биләмәсендә токымлы тавыклар, куяннар бытбылдыклар да бар. Яңа елга кадәр бытбылдыкларны үз инкубаторларында чыгарачаклар. Алга таба аларның санын 3250 гә җиткерергә исәплиләр. Бер ел эчендә Габдрахимовлар гаиләсе байтак эш башкарган. Буш урынга казык кагып, юктан бар итү өчен күпме көч кирәк икәнен алар үзләре генә белә.