Кукмараның Туембаш авылында халык "Авыл көнен" бәйрәм итте

Төрле уеннар, ярышлар, милли көрәштә җитезләр, батырлар көч сынашты, бергәләп күңел ачты

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”). Кукмара районының Туембаш авылы халыкны туган-тумачаны, таныш-белешне, читкә киткән авылдашларны үзенә җыйды. Туембашта "Авыл көне" үткәрелде, дип хәбәр итә районның “Хезмәт даны” газетасы.

Бәйрәм котлаулар, бүләкләүләр, төрле уеннар, ярышлар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Балалар чират торып “балык тотты”. Ир-егетләр исә милли көрәштән читтә калмады.