^Машина белән сыер саву осталары ярыша

^Машина белән сыер саву осталары ярыша
(Казан, 6 июль, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). 8 июльдә республиканың Әтнә районының Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы базасында машина белән сыер саву осталарының республика конкурсы үтәчәк. Анда узган һәм элеккеге еллардагы районнарның тармак конкурсларында җиңүчеләр киләчәк. Чараның рәсми өлеше Әтнәдә күптән түгел файдалануга тапшырылган мәдәни-спорт комплексында үтәчәк. Ә терлекчеләр һөнәри осталыклары буенча Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының терлек җәйләвендә ярышачак. Быелгы конкурсның аермасы - тармак эшчеләре үзебезнең саву җиһазлары белән генә түгел, ә чит ил җиһазлары буенча да осталыкларын күрсәтергә тиеш. Чөнки соңгы вакытта республиканың күп кенә терлек фермаларында чит ил җитештерүчеләренең заманча технология линияләре кулланыла башлады.