"Минем кече Ватаным" Бөтенроссия иҗат бәйгесенә эшләр кабул итү срогы озайтылды

Әлеге проектта 7 ел буена 12 меңнән артык кеше катнашкан инде.

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). "Минем кече Ватаным" VIII Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсына эшләр кабул итү срогы 2017 елның 16 июненә кадәр озайтылды. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә, Россия авыл яшьләре берлеге тарафыннан үткәрелә. Әлеге проектта 7 ел буена 12 меңнән артык кеше катнашты. Конкурсның максаты - яшь буында ватанпәрвәрлек идеяләрен тәрбияләү, үзенең кече Ватаны өчен милли горурлык хисләре уяту.

2017 елгы конкурс 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары арасында түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: “Минем авыл торак пунктының (авыл, утар (хутор), кышлак, олыс) тарихы”, «Крестьян шәҗәрәләре”, «Россия халыклары традицияләре һәм кәсепләре”, «Минем хыялымдагы авыл – киләчәк буын авылы”, «Минем җаным – табигать җаны”, “Кече Ватан символы”, “Безнең заман шагыйрьләре”.

Конкурста катнашуга гаризаларны «Авылның мәдәни-тирихи мирасы» мәгълүмат порталы (www.nasledie-sela.ru, «Минем кече Ватаным» конкурсы» бүлеге) аша бирергә мөмкин.