Татарстан Миланда “ЭКСПО-2015” күргәзмәсендә үз продукциясен тәкъдим итте

Татарстан экспозициясе төбәкнең мәдәниятенә, аерым алганда, кулинар традицияләренә багышланган

 (Казан, 6 июнь, “Татар-информ”). Татарстан бу көннәрдә Миланда уза торган “ЭКСПО-2015” күргәзмәсендә Россия павильонында үз продукциясен тәкъдим итте.

1-28 июнь көннәрендә “ЭКСПО”га килүчеләр Татарстан традицияләре һәм мәдәнияте белән таныша алачак. “Халыкара авыл хуҗалыгы продукциясе базарында абруйлы уенчыларның берсе буларак, безнең ил планетадагы һәр кешене сыйфатлы туклану продуктлары белән тәэмин итәр өчен уникаль мөмкинлекләргә ия”, - дип билгеләп үттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Татарстан экспозициясе төбәк мәдәниятенә, аерым алганда, кулинар традицияләргә багышланган. Үзәктә икмәк күргәзмәсе, ә пыяла витриналарда сөт продукциясе, казылык эшләнмәләр, бал, шәраб, традицион яшелчә һәм җиләк-җимеш үрнәкләрен күрергә була. Шулай ук, Россия павильонына килүчеләр ачык кухняда һәм су бары зонасында традицион татар халык ашлары һәм эчемлекләрне татып карый ала. 10 нчы июнь, “ЭКСПО-2015”тә Россия көнендә, күргәзмәне караучылар өчен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары чыгыш ясаячак.