Марат Әхмәтов: “Терлекчелек тармагының кискен борылыш алуы иң беренче чиратта сезнең намуслы эшегез белән бәйле”

Марат Әхмәтов: “Терлекчелек тармагының кискен борылыш алуы иң беренче чиратта сезнең намуслы эшегез белән бәйле”

(Аксубай, 6 июнь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Сыер савучыларның Аксубайда үтүче конкурсында катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әлегә терлекчеләрнең хезмәте тиешенчә бәяләнмәвенә борчылуын белдерде.

Ул ил күләмендә аграр тармакка җитәрлек дәрәҗәдә игътибар булмауга бәйле. Моңа да карамастан, алны-ялны, бәйрәмне белмәүче терлекчеләр үзләре сайлаган һөнәргә тугры булып калалар. Аксубайның “Вамин-Аксу” биләмәләрендә узучы сыер савучылар конкурсына республиканың барлык 43 районыннан да җиңүчеләр килгән. Әлеге конкурсның инде 38 еллык тарихы бар. Биредә савымчыларның үз хезмәтендә өлгерлеге, төгәллеге, игътибарлылыгы тикшерелә. Узган елда бу конкурста абсолют чемпион булып Мамадыш районының “Кызыл флаг” хуҗалыгыннан Сания Насыйбуллина танылган иде. Быелгы конкурс әләмен күтәрү дә аңа тапшырылды. “Республикада терлекчелек тармагы үсешенә “Агросәнәгать комплексын үстерү” илкүләм проекты да зур этәргеч бирде. Хәзер бу юнәлештә чын мәгънәсендә революцион процесс бара. Проектны гамәлгә ашыру барышында инвесторлар ярдәме белән безгә 20 миллиард сум финанс чыгымнары тотып 280 эре терлекчелек комплексын төзергә, реконструкцияләргә кирәк. Бүгенге көндә инде 11 миллиард 300 миллион сумлык финанс үзләштерелде. Мин биредә аеруча инвесторлар эшчәнлеген югары бәяләр идем”, - ди Марат Әхмәтов.

“Вамин-Татарстан” хәзер республикада 38 сөтчелек комплексында киң колачлы эш алып бара. Аксубайда да бүген конкурс үткән терлекчелек комплексы алар ярдәме белән сафка баскан. Инде таркалып барган ферма урынында хәзер 800 баш сыерга исәпләнгән заманча комплекс төзелә. “Кызыл Шәрык” эшчәнлегенә дә зур бәя бирде аграр министр. “Терлекчелек тармагының кискен борылыш алуы иң беренче чиратта сезнең намуслы эшегез белән бәйле. Әмма ни кызганыч, терлекчеләр хезмәте әлегә тиешенчә бәяләнми. Үзем дә хезмәт биографиясен терлекчелектән башлаганга сез миңа бик якын: эшегез, көндәлек тормышыгыз, яшәү рәвешегез, проблемаларыгыз. Дөрес, терлекчелектә хәзер эш шартлары элекке белән чагыштырганда күпкә уңай. Көндәлек намуслы хезмәтегез безгә бик кадерле. Хәтта Сабан туенда да иркенләп ял итә алмаган терлекчеләр эшенә олуг мәртәбә”, - диде Марат Әхмәтов бүгенге конкурста катнашучыларны һәм җиңүчеләрне тәбрикләп. Ул шулай ук бу өлкәдә республика күләмендә танылган терлекчеләр династияләрен дә мактап телгә алды. Әйтик, Актаныштан Рәисә Хуҗина, аның хезмәт стажы 25 ел. Ул бер сыердан елына 6255 килограмм сөт сауган. Әти-әниләре – терлекчеләр, ире ферма мөдире, улы тракторчы. Әлмәттән Валентина Климинаның да әнисе һәм апасы – савымчылар, әтисе һәм энесе – терлекчеләр. Биектаудан яшь савымчы Таңсылу Хәлилованың исә әнисе, әбисе һәм каенанасының 30ар еллык хезмәт стажлары бар. Ире механизатор, каенатасы шулай ук терлекче.

Конкурс нәтиҗәләренә килгәндә, быел да абсолют чемпион – Сания Насыйбуллина. Ул Мамадыш районының “Кызыл флаг” хуҗалыгыннан, инде 20 ел сыер сава. Сания Насыйбуллина быел дүртенче тапкыр республика чемпионы булды. Ул 70 мең сум күләмендә премия, плазмалы телевизор һәм "Bosch" суыткычы алды. Өлкән савымчылар арасында беренче урынны Аксубайдан Энҗекәй Рәхимова яулады. Ул 50 мең сум күләмендә премия һәм суыткыч белән бүләкләнде. Әтнәдән Мәннан Шәяхмәтов – икенче урында. Нурлаттан Ирина Михеева исә өченче баскычта. Аңа 20 мең сум күләмендәге премия һәм музыкаль үзәк тапшырылды. Яшь савымчылар арасында Таңсылу Хәлилова беренче урынга чыкты. Азнакайдан Әлфия Зәкиева – икенче, Кукмарадан Лилия Хәйбуллина – өченче урынны алды, Апастан Резеда Шаһиева исә иң зур стажлы сыер савучы буларак танылды. Бүгенге бәйгедә шулай ук “Күп балалы гаилә”, “Озын толымлы савымчы”, “Иң зур стажлы савымчы”, “Сыерлардан югары продукция алучы”, “Без дә булдырабыз”, “Нечкәбил”, “Алтынчәч” номинацияләре буенча бүләкләнделәр. Конкурста беренче, икенче, өченче урыннарны алучылар суыткыч, кер юу машинасы, музыкаль үзәк белән бергә 50, 30 һәм 20шәр мең сум премия дә алды. Моннан тыш, конкурста һәр катнашучы ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның 3 мең һәм Аксубай муниципаль районы башлыгы Илһам Вәлиевнең берәр мең сумлык премиясенә лаек булды. Машина белән сыер саву осталарының 38нче конкурсы тәмам. Җиңү шатлыгын һәм бәйрәм мизгелләрен туплаган терлекчеләр яңа хезмәт казанышларына омтылып, яңадан үз төбәкләрендәге эш урыннарына ашыктылар.