^Республиканың соңгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре мал азыгы әзерләргә кереште

^Республиканың соңгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре мал азыгы әзерләргә кереште
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанның мал азыгы әзерләү буенча артта калган районнары - Әгерҗе, Лениногорски, Яңа Чишмә, Спас, Тукай һәм Чирмешәндә бүген печән һәм сенаж әзерләргә керештеләр, ә республиканың 10 көн тирәсе алдан эшли башлаган районнары кышка хәйран запас әзерләгән инде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агросәнәгать комплексы предприятиеләре алдагы елларда мал азыгын Сабантуйлардан соң әзерли башлый иде. Быел махсус техниканы вакытында әзерләү нәтиҗәсендә күпьеллык үләнне чабарга берничә көн алдан тотындылар. Мисал өчен Югары Ослан һәм Алексеевски районнары 150 тоннадан артык печән әзерләгән.