Лаеш районы фермеры 200 савым сыеры сатып алырга планлаштыра

«Туган як киңлекләре» хуҗалыгына голштин токымыннан тагын 200 савым сыеры кайтарылачак.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Лаеш районының «Туган як киңлекләре» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында 200 савым сыеры сатып алырга уйлыйлар. Кооперативта терлекләрен тулысынча тәэмин итә торган тотрыклы азык базасы бар. Бу хакта «Камская новь» газетасы яза.

Нәҗип Нуретдинов хуҗалыгында бүгенге көнгә 248 баш мөгезле эре терлекнең 148е — савым сыеры. Терлекчеләр шулай ук «Агро 5» хуҗалыгына хәлләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтәләр, анда 195 баш мөгезле эре терлектән 105е савым сыеры.

«Быел голштин токымлы тагын ике йөз савым сыеры алырга уйлыйбыз. Дөрес тукландырганда, бер сыер тәүлегенә 25 литрга кадәр сөт бирәчәк», — дип үз планнары белән уртаклашты Нәҗип Нуретдинов.