Татарстанда бөртекле сабан культуралары 380 мең гектарда чәчелгән

Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында үткән киңәшмәдә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). Татарстанда бөртекле сабан культуралары 380 мең гектарда чәчелгән. Бу планлаштырылган мәйданның 36 процентында эш төгәлләнгән, дигән сүз. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында үткән киңәшмәдә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.

Барлык муниципаль районнар катнашында видеоконференция режимындагы киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте. Киңәшмә эшендә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Әхмәтов, республика буенча барлык районнар чәчү кампаниясенә кереште, дип җиткерде. 1,8 миллион гектар чәчеләсе мәйданның 530 меңләп гектарында эш төгәлләнгән. Аерым алганда, бөртеклеләр – 380 мең гектарда (36 процент), шикәр чөгендере – 40 мең гектарда (54 процент), майлы культуралар – 35 мең гектарда (15 процент), тамыразыклар – 80 мең гектарда (20 процент) чәчелгән. Һәр көнне авыл хуҗалыгы эшчәннәре 100 мең гектарлап мәйданда чәчү эше башкара.

Язгы чәчүдә лидерлар сафында Зәй – (76 процент), Сарман – (61 процент), Актаныш (45 процент), Нурлат (43 процент) Тәтеш (33 процент), Мамадыш районы ( 30 процент) бара.