Татарстан игенчеләре рапс чәчәргә кереште

Бүгенге көндә 3330 гектар мәйданга рапс чәчелгән, бу фаразланган күрсәткечләрнең 3 процентын тәшкил итә
(Казан, 6 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстан игенчеләре рапс чәчәргә кереште. Бүгенге көндә 3330 гектар мәйданга рапс чәчелгән, бу фаразланган күрсәткечләрнең 3 процентын тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Быел 124,6 мең гектарга рапс чәчеләчәк. Яңа Чишмә районы игенчеләре бу культураны 1220 гектарга чәчеп зур күрсәткечләргә ирешкәннәр, бу фаразланган күрсәткечләрнең 29 процентын тәшкил иткән. Зәй районында рапсны 700 гектарга (33 процент), Тукай районында 365 гектарга (9 процент), Сарман районында 300 гектарга (5 процент) чәчкәннәр. Республиканың башка районнары игенчеләре рапс чәчү эшләрен башлаган гына әле.