Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре терлек азыгын өч чабымда алырга җыена
Бу ысул терлек азыгының сыйфатын арттырырга һәм үзкыйммәтен төшерергә ярдәм итәчәк.
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда терлек азыгын гадәттәгечә ике чабымда түгел, ә өч чабымда алу бурычы куелган. Бу турыда 4 апрельдә видеоконференция режимында республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләгән. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.
«Ә моның өчен күпьеллык үләннәрне азот ашламалары белән шулай ук вакытында тукландырырга кирәк, яз башында гына түгел, ә һәр чабымнан соң», — дигән аграр министр.
Ул киңәшмәдә катнашучылардан — район башлыкларыннан һәм район авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләреннән бу бурычны хуҗалыклар һәм фермерлар җитәкчеләренә җиткерүләрен сораган..
Аларга бу эшкә алдан әзерләнергә һәм ашламаларны, җәйге тукландыруны истә тотып, тупларга кирәк була.
Министр әйтүенчә, мондый алым авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә терлек азыгын сыйфатлырак итәргә һәм аларның үзкыйммәтен төшерергә ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз