news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районында лимузин токымлы мөгезле эре терлек үрчетәләр

Агрофирма Татарстан фермерларына «лимузиннар» сата, Түбән Новгород һәм Волгоград өлкәләреннән, башка төбәкләрдән дә сатып алучылар килә.

Саба районында лимузин токымлы мөгезле эре терлек үрчетәләр
https://agro.tatarstan.ru/tat/

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Саба районы «Мартен» агрофирмасы ҖЧҖ 600 дән артык лимузин токымлы мөгезле эре терлек асрый. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республикада безнең хуҗалык иң бае — анда алты йөздән артык лимузин асрыйбыз. Россия базарында аларга ихтыяҗ артканнан-арта», — диде хуҗалык җитәкчесе Әскәр Фатыйхов.

Дөресен әйтергә кирәк, безнең республикада ит терлекләренең бу токымы киң таралмаган, гәрчә аларның кызыктыргыч яклары булса да. Терлекләр тәмле ит продукциясе булуы белән аерылып тора, сыерларның бозаулаган вакытта да проблемалары булмый, яшь бозауларны интенсив яки экстенсив симертү ысулы белән үстерергә мөмкин — аларның теләсә кайсысында да бозауларның артымы яхшы була.

Тик лимузиннарның холкы дуамалрак, шуңа күрә хайваннар белән бик сак эш итәргә кирәк. Бозаулаган сыерлар иң куркынычы булырга мөмкин, бозауларына артык якын килгән теләсә кемгә һөҗүм итәргә әзер алар. Әмма агрофирмада бу токымга ияләшкәннәр инде. Чөнки бу токымлы терлек белән алар 2006 елдан ук инде шөгыльләнәләр. Хуҗалыкта 400 башка якын катнаш токымлы терлекләр дә бар.

Шунысы кызык, терлекләр сатып алынган азык белән тукландырыла. Бу, әлбәттә, арзан түгел. Әмма тәүлеклек уртача артымның югары булуы һәм продукциянең үзкыйммәте түбән булу табыш алырга мөмкинлек бирә. 2020 елда, мәсәлән, яшь терлекләрнең тәүлеклек артымы бер башка уртача 869 грамм тәшкил иткән. 150 тонна терлек үстерелгән. Менә дигән нәтиҗәләр!

2017 елда дәүләт ярдәме белән Мартыново авылы янында сәнәгать симертү мәйданчыгы төзелә, үзебездә җитештерелгән арзанлы, әмма ышанычлы азык тараткычлар сатып алына. Тукландыру шунда ук яхшырып китә. Терлекләргә кышкы чорда җылы су эчерү җайга салына. Яңа технологияләр, механикалаштыру терлекчеләрнең хезмәтен җиңеләйтергә һәм нәтиҗәлелекне арттырырга мөмкинлек бирә.

Агрофирма Татарстан фермерларына «лимузиннар» сата, Түбән Новгород һәм Волгоград өлкәләреннән, башка төбәкләрдән дә сатып алучылар килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100