Алексеевск фермерлары тәвә кошлары үрчетә

Тәвә кошлары әлегә гаиләгә бернинди файда китерми, киресенчә, аларны үрчетүгә шактый күп акча китә.

(Алексеевск, 6 март, «Татар-информ», «Таң», Ирина Монина). Алексеевскиның Биләр авылында яшәүче Наталья белән Айдар Зиннәтуллиннар тәвә кошлары фермасын төзергә фаразлыйлар. Хәзер аларның хуҗалыгында алты канатлы гигант. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Тәвә кошы фермасы — бу гаиләбезнең хыялы. Район җитәкчелеге безгә бу башлап җибәргән эшебез өчен җирне рәсмиләштерү белән ярдәм итте һәм хәзер без төзелеш белән ныклап шөгыльләнү өчен җылы һәм коры язны көтәбез», — ди Айдар.

Безнең як өчен бераз кыргыйрак тоелган кошларны безнең якларга Самара өлкәсеннән алып кайтканнар. Моңа кадәр гаилә Татарстанның берничә кошчылык фермасында булып, кошчылык темасын өйрәнде. Зиннәтуллиннар ике — Австралия һәм Африка тәвә кошы токымнарында тукталган. Австралия тәвә кошлары Африканыкыларга караганда ким дигәндә, бер ярымга калыша, әмма аларның да тышкы кыяфәтләре үзенчәлекле.

Хәзер Зиннәтуллиннарның ике Австралия һәм дүрт Африка тәвә кошлары бар. Киләчәктә, инкубатор булгач, алар кошларның баш исәбен арттырырга уйлый.

Тәвә кошлары әлегә гаиләгә бернинди файда китерми, киресенчә, аларны үрчетүгә шактый күп акча китә. Һәм, кызганычка, мондый төр хуҗалыкларга ярдәм итү программалары юк. Сер түгел, дәүләт программаларының күбесе мөгезле эре терлек фермаларын үстерүгә юнәлдерелгән. Шуңа күрә кош-корт белән шөгыльләнергә теләгән фермерларга үз көчләренә таянып үсәргә туры килә.

Әмма Зиннәтуллиннар гаиләсе «Агростартап» грантына ия булды. Алынган акчага фермерлар куәтле ярдәмче — трактор сатып алган, шулай ук гаилә авыл хуҗалыгы машина паркы тиздән пресс-җыйгыч белән тулыланачак. Зиннәтуллиннар гаиләсе әле аграрийлар да. Гаилә башлыгы бөртекле культуралар җитештерү белән шөгыльләнә.

Гаилә хуҗалыгы 2009 елда ук ачылган. Барысы да дәүләттән арендага алынган 150 гектар җирдән башланды. Алга таба чәчү мәйданнары киңәйтелде. Ә 2011 елдан Зиннәтуллиннарның крестьян-фермер хуҗалыгы халыктан сөт җыю белән шөгыльләнә.