Татарстан фермерлары үзләренең МТСын булдырырга планлаштыра

Тузган техника белән уңыш җыеп булмый башлады, дигән фикердә алар

 (Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстан фермерлары авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы хокукларында үзләренең машина-трактор станциясен булдырырга планлаштыра. Тузган техника белән уңыш җыеп булмый башлады, дигән фикердә алар.

Бу хакта “Татар-информ” МА корреспондентына Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров хәбәр итте.

Искәртеп үтик: 2014 елдан башлап, Татарстанда машина-трактор паркын техник модернизацияләү буенча өчьеллык программа гамәлгә керәчәк, анда үзебезнең илдә җитештерелгән техника һәм җиһазлар алу бәясенең 40 процентын субсидияләү каралган. Дәүләт ярдәме гараж хуҗалыгы төзегәндә, диагностикалау җиһазлары һәм станоклар сатып алганда һ.б.ш. очракларда карала. Шул максатларга Татарстан бюджетыннан ел да 2шәр млрд. сум акча бүлеп бирү планлаштырылган.

К.Байтимеров фикеренчә, акчаның бер өлеше машина-трактор паркы, нигездә, тузган хәлдәге фермерларга да бирелергә тиешле. Моннан тыш, фермерлар үз машина-трактор станциясен булдырырга булган, ә аның хезмәтләреннән уңыш җыю чорында республиканың барлык фермерлары да файдалана алыр иде, дип ул. Әлеге МТСның милке нисбәтендә оештыру-хокукый формасы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативыныкы кебек булырга тиеш, дип саный К.Байтимеров.