РФ Җир кодексы таләпләрен бозуга юл куелмаска тиеш – Россельхознадзорның төбәк органы

Югары Ослан районында крестьян (фермер) хуҗалыкларының берсендә хилафлык табылган

 (Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Югары Ослан районындагы крестьян (фермер) хуҗалыкларының берсенә карата Татарстан Республикасы буенча җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы тарафыннан еллык план буенча күчмә тикшерү уздырылды, дип белдерә Ветеринария һәм фитосанитария буенча федераль күзәтчелекнең (Россельхознадзор) ТР буенча идарәсе сайты.

Фермер авыл хуҗалыгына билгеләнгән җирләрнең 50 гектарыннан файдалана, ләкин РФ Җир кодексының 42 маддәсе таләпләрен үтәми: кырларның чәчү әйләнеше тарихы китабына тиешле теркәү эшләре алып бармый, шулай ук пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану журналы да тутырылмаган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча таләпләр бозучыга карата хатасын төзәтүгә күрсәтмә бирелде, РФ Җир кодексы таләпләрен бозуга юл куелмаска тиеш, дип кисәтә әлеге күзәтчелек органы хуҗалык җитәкчеләрен.