Татарстанда узган тәүлектә 2817 тонна сөт савылган

Халыкны сөт белән тәэмин итүдә шәхси хуҗалыклар активлык күрсәтә

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда узган тәүлектә 2817 тонна сөт савылган. Һәр сыердан уртача 11,3 кг. сөт алынган. Узган елның бу чорында тәүлеклек савым 11,9 кг. тәшкил иткән.

Күрсәткечләр элеккечә республиканың Мендеелевск районында түбән. Анда бер тәүлектә бер сыер 4,3 кг. сөт биргән. Лаешта - 6,5, Азнакайда – 7,6, Тәтештә – 8, Биектауда - 8,4, Лениногорскида 8,7 кг. булган.

Халыкны сөт белән тәэмин итүдә шәхси хуҗалыклар активлык күрсәтә. Мәсәлән, алар Арча районында – узган тәүлектә 25,9, Биектауда – 21, Чүпрәледә һәм Балтачта егермешәр тонна сөтне кулланучыларга илтеп җиткергән. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.