news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында ит эшләнмәләре җитештерү буенча кооператив ачылды

Бу эшне башларга Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәм иткән.

Аксубай районында ит эшләнмәләре җитештерү буенча кооператив ачылды
https://agro.tatarstan.ru/

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Аксубай районында ит эшләнмәләре җитештерү буенча кооператив ачылды. Фермерлар гаиләсенә эш башларга Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәм иткән. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

2019 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Яңа эшли башлаган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү» программасы буенча предприятие 5 млн сум күләмендә грант ота. Грант акчасына бина һәм җайланмалар сатып алалар.

Бу — Иске Киязле авылыннан фермерлар гаиләсе — Шакировлар предприятиесе. Кооперативны Айзат Шакиров җитәкли. Авыл эшләре аңа балачактан таныш, абыйсы Илүс белән ул әти-әнисенә ферма һәм кыр эшләрендә булышкан. Ипинең кыйммәтен белә. Ит эшләнмәләре җитештерүгә керешкәнче, төрле предприятиеләрдә аның технологиясен өйрәнә, җитештерү эшенең нечкәлекләренә төшенә.

Җитештерү бинасын нульдән диярлек торгызганнар, бинаны, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) таләпләрен исәпкә алып, киңәйтәләр, ремонтлыйлар.

Фермер базасы ит эшләнмәләрен чимал белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Алар арасында ит белән тәэмин итүчеләр дә, пайчылар һәм хезмәттәш-фермерлар да, авыл кешеләре дә бар. Фермерлар бернинди өстәмәләрсез, нәкъ өйдәге кебек, пилмән, манты, өчпочмак, котлетлар, фрикаделькалар һәм фарш әзерлиләр.

«Шакировлар — хезмәтне ярату һәм максатка омтылу нигезендә авыл хуҗалыгы җитештерүендә менә дигән уңышка ирешүнең чын үрнәге. Һәркемгә юл ачык, бары тик максатка ирешүдә, яхшы мәгънәдә, үҗәтрәк кенә булырга гына кирәк, — диде Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100