Тукай муниципаль районында 300 баш малга исәпләнгән терлекчелек комплексы эшкә тапшырылды

Төзекләндерүгә тотылган 5 миллион сум акча үзен аклаган: фермага килеп керү белән биредәге төзеклеккә, камиллеккә, чисталыкка ис китәрлек

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Районда сөтнең 20 процентын җитештерүче «Тукай азык-төлек корпорациясе» агрофирманың Борды бүлекчәсендә реконструкцияләнгәннән соң, 300 баш малга исәпләнгән терлекчелек комплексы эшкә тапшырылды. Бу хакта ТР муниципаль берәмлекләр порталы хәбәр итә.
– Кырык ел элек төзелгән әлеге терлекчелек комплексы бик таушалган, ярым җимерелгән иде. Быел «Тукай азык-төлек корпорациясе» агрофирмасы җитәкчелеге бу мәсьәләгә йөз белән борылды, – дип каршы алды Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова тантанага килгән авыл халкын, районнан килгән кунакларны. – Зур тырышлыкның нәтиҗәсен күреп торасыз. Комплекс уңайлы да, заманча матур да булып чыккан, эшләү өчен бөтен шартлар булдырылган. Бүген әлеге яңартылган комплексны файдалануга тапшырып, бу матур башлангыч тукталмас, төзекләндерү эшләре алга таба да дәвам итәр дип ышанып калабыз, – диде ул.

Аннан соң котлау белән район башкарма комитеты рәисе Рәсим Асылгәрәев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов чыгыш ясады. Тантанага килгән авыл халкын, төзекләндерелгән комплекста эшләячәк савымчыларны, терлекчеләрне әлеге вакыйга уңаеннан котлап, эшләрендә уңышлар теләделәр.

Агрофирма җитәкчесе Мөсәнниф Ханов исә үзенең чыгышында хуҗалык эшчәнлегендәге кайбер күрсәткечләргә тукталды.

– Хуҗалыкта 3500 баш сыер бар. Шуларның 1260ы – савым сыерлар. Узган ел белән чагыштырганда быел без сөтне 3,5 тоннага күбрәк җитештердек. Әлбәттә, без әлеге күрсәткечләрне тагын да яхшырта алабыз. Бу максатка ирешү өчен малларны асрау, терлекчеләрнең эш шартларын уңайлы итү турында да онытмаска кирәк, – диде ул.

Җитәкче сөт җитештерүдә тырышып эшләүче савымчыларның исемнәрен рәхмәт белән телгә алды. Сыер савучы Гөлназ Зарифуллина белән Римма Галиәкбәровага акчалата бүләкләр тапшырды. Шулай ук ферманы төзекләндерү эшләренә җитәкчелек иткән агрофирманың Борды бүлекчәсе башлыгы Илья Касакинны да онытмадылар. Ул да шундый ук акчалата бүләккә ия булды.

Төзекләндерүгә тотылган 5 миллион сум акча үзен аклаган: фермага килеп керү белән биредәге төзеклеккә, камиллеккә, чисталыкка ис китәрлек. Савып алынган сөтне саклау урыны, ял итү бүлмәләреннән узып, комплексның эченәрәк кергән саен, бирегә күпме көч куелганы күренеп тора.
Комплексны карап чыкканнан соң, район җитәкчеләре төзекләндерүгә киткән инвестицияләр үзен аклаячак, мондый төрдәге реконструкция эшләре киләчәктә дә булачак әле.