Чүпрәледә терлекләрне кышлату мәсьәләләре хакында сөйләштеләр

Юлларны томалаганчы ферма яннарына саламны ташып кую беренчел бурыч булып тора

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). “Чүпрәле-Азык” җәмгыятенең Татар Бизнәсе филиалында терлекләрне кышлату мәсьәләләренә багышланган чираттагы семинар үтте. Семинар эшендә муниципаль район башлыгы Тимур Нагуманов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район җәмгыятьләре һәм хуҗалыклары, агрофирма филиаллары җитәкчеләре, белгечләре катнашты.

Семинарны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов ачып, хуҗалыклардагы бүгенге көн проблемаларына тукталды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан җәмгыятьләрнең һәм агрофирма филиалларының товарлыклы-сөтчелек фермаларында оештырылган тикшерүләр күпчелек хуҗалыкларда фермаларга, хәтта саламның кайтарылмавын да күрсәткән.

– Әлегә кадәр юлсызлыкка, шикәр чөгендерен алуны төгәллисе барлыкка сылтап, фермалар тирәсенә салам кайтаруны сузып килдегез. Хәзер районда шикәр чөгендерен алу төгәлләнде, техника буш, беркүпме туңдырып, юллар да төште, шуңа да бураннар тотынып, юлларны томалаганчы ферма яннарына саламны ташып кую беренчел бурыч булып тора,- диде ул бертөркем җитәкчеләрне тәнкыйть утына тотып.

Үзенең чыгышында ул, шулай ук, район буенча хуҗалыклардагы бер атналык сөт саву күрсәткечләрен анализлады, яшь үрчем алу һәм аның сакланышы проблемаларына тукталды. Соңгы көннәрдә район буенча сөт җитештерү күләме беркүпме арта башлауга да карамастан, әлегәчә минуска эшләүләрен дәвам итүче хуҗалыклар бар.

Семинарда сыерларны каплату, алардан биохимик анализ алу, малларны кардаларга саф һавага чыгару мәсьәләләре дә күтәрелде, дип хәбәр итә “Туган як” газетасы.