Биектау районы фермерлары товарны матур бизәү буенча ярышты

Биектауда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Биектау тимер юл станциясе бистәсендә кунакларны «Бәйрәм белән» баннеры каршы алды, анда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Утыздан артык җитештерүче югары сыйфатлы продукция тәкъдим итте. Бу турыда «Высокогорские вести» газетасы хәбәр итә.

Ярминкәгә килүчеләр кайнар чәй, камыр ризыклары белән сыйланды, ә Биектау артистлары бу көз көнен үзләренең чыгышлары белән бизәде. Өлкән яшьтәгеләр өчен социаль такси оештырылды, азык-төлек белән сумкаларны аларга волонтерлар алып кайтырга ярдәм итте.

Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим итүдән тыш, матур итеп бизәү буенча да ярыштылар. Яшелчәләргә күз һәм авыз ясап, персонажлар итеп тәкъдим итүче дә булды.