Владимир Путин Татарстанның терлекчелек тармагын Россиянең башка төбәкләренә үрнәк итеп куйды

Бүген XII “Алтын көз” Россия агросәнәгать күргәзмәсенең төп катнашучылары Татарстанга кайтты

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Владимир Путин Татарстанның терлекчелек тармагына багышланган күргәзмәсенә бәя бирде. Бүген XII “Алтын көз” Россия агросәнәгать күргәзмәсенең төп катнашучылары Татарстанга кайтты. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Искәртеп узабыз, “Алтын көз” күргәзмәсе Мәскәүдә 1-11 октябрь көннәрендә уза. Кичә аның төп чаралары төгәлләнде. Бүген агросәнәгать форумында тармак (секция) утырышлары башланды.
Җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру тантанасы 8 октябрьдә узачак. Бүгенге көндә “Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖ алтын медальгә лаек булды. Мәскәүгә юл тоткан Татарстанның башка предприятиеләренең бүләк аласы көннәре алда әле.
Күргәзмә барган көннәрдә РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин Татарстан стендына бәя бирде, аны республиканың терлекчелек тармагы җәлеп итте. “Татарстан Республикасы, катлаулы һава шартларына да карамастан, терлекләрнең баш санын саклап калачак”, - диде ул. Владимир Путин Татарстанның терлекчелек тармагын Россиянең башка төбәкләренә үрнәк итеп куйды.