Узган атнада сөт җитештерү күләме арту 10 процент тәшкил иткән

Узган тәүлектә Татарстанда сөтнең тулай савымы 3314,6 тоннага җиткән
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган тәүлектә Татарстанда сөтнең тулай савымы 3314,6 тоннага җиткән, узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 110 процент тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Һәр сыердан 12,9 килограмм сөт авып алынган, узган ел шул чорын бер тәүлектә савып салган сөт 11,7 килограмм тәшкил иткән.
Югары Ослан районы терлекчеләре сөт җитештерү буенча алдынгылар рәтендә бара, алар һәр сыердан 15,4 килограмм сөт савып алалар. Әлки районы фермалары хезмәткәрләре дә шундый нәтиҗәләргә ирешкән. Балтач районында һәр сыердан 15,1, ә Кукмарада 15 кг, Актанышта 14,5 кг сөт савып алганнар.
Шул ук вакытта Тәтеш районында бер тәүлектә савып алынган сөтнең уртача күләме 9,1кг, Яңа Чишмәдә 10,6кг, Лениногорскида 10,9 кг, Ютазыда 11 кг тәшкил иткән.