Мөслим районында Хәсәновлар гаиләсе "Әдәл" чишмәсен төзекләндергән

Аны ачу тантанасында Әдәл бабайның кызы Мөсәббиха апа чишмәнең бай тарихы турында сөйләгән.
(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим районы Баланлы авылында яшәүче Хәсәновлар гаиләсе күптән түгел генә “Әдәл” чишмәсенең өстен ябулы итеп эшләде, тирәсенә өстәл-урындыклар урнаштырды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
Аны ачу тантанасында Әдәл бабайның кызы Мөсәббиха апа чишмәнең бай тарихы турында сөйләде. Тарих укытучысы Фатих Сафинның чишмә турындагы кызыклы мәгълүматлар җиткерде, диелә хәбәрдә.