news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстанда кыр көне»ндә җиде меңнән артык кунак булды

Масштаблы агрокүргәзмә республиканың Лаеш районында 2 - 4 июль көннәрендә узды.

 «Татарстанда кыр көне»ндә җиде меңнән артык кунак булды
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районында «Татарстанда кыр көне 2020» масштаблы агротехник күргәзмә тәмамланды. 2 июльдән 4 июльгә кадәр эшләгән өч көн эчендә анда 7 меңнән артык кунак булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел бу чара алтынчы тапкыр узды. Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында ул Роспотребнадзор тарафыннан эшләнгән чикләү чараларын үтәп оештырылды. Эш түгәрәк өстәлләр, эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр кысаларында алып барылды, анда катнашучылар социаль дистанцияне саклады.

«Чараның мондый форматы үзен аклады һәм югары нәтиҗәлелек күрсәтте. Чарага Россиянең 24 төбәгеннән 200дән артык экспонент җыелды. Күргәзмәдә 7 меңнән артык кунак булды», — диде ябылу тантанасында катнашкан ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

Күргәзмә үзләрен аеруча үзенчәлекле итеп күрсәткән экспонетларны бүләкләү белән тәмамланды, диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

«Кыр көне» барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка агросәнәгать комплексы мәсьәләләрен хәл итү буенча «Агрополия» проектын тәкъдим иттеләр. Россия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов күргәзмәдә булганда республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларын билгеләп үтте, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Чарада авыл хуҗалыгы тармагы казанышлары: «Үсемлекчелек», «Авыл хуҗалыгы техникасы», «Терлекчелек», «Мелиорация», «Хуҗалык итүнең кече формалары» һәм «Агросәнәгать комплексын цифрлаштыру» юнәлешләре буенча бүленгән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100