Татарстан РФ бюджетыннан мелиорация комплексын үстерүгә субсидия алачак

Республика РФ субъектларының “Мелиорацияне үстерү” программасы исемлегенә кергән

 (Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстан РФ бюджетыннан мелиорация комплексын үстерүгә субсидия алачак. Республика РФ субъектларының 25 программасы исемлегенә кергән, дип хәбәр ителә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы рәсми сайтында.

Мелиорация департаментына ил төбәкләрендә гомуми һәм индивидуаль кулланылыштагы мелиоратив системаларны үстерү буенча икътисади әһәмиятле 41 программа тәкъдим ителгән.

РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров рәислегендә икътисади әһәмиятле программаларны сайлап алу Комиссиясе утырышында 25 программа сайлап алынган.

Барлык сайланган документлар, федераль бюджеттан субсидия бирү өчен, тиешле критерийларга туры килә.

Әлеге исемлеккә Татарстан Республикасы, Әстерхан, Белгород, Брянск, Владимир, Волгоград, Воронеж, Мәскәү, Новосибирск, Псков, Самара өлкәләре, Кабардино-Балкария, Карачаево-Черкесия Республикалары, Адыгея Республикасы һ.б. кергән.