Мамадышта көзге урып-җыюда 49 берәмлек техника катнашачак

Район буенча барлыгы 39050 гектарда бљртекле культура чђчелгђн

(Казан, 5 июль, “Татар-информ”). Мамадыш муниципаль районында көзге урып-җыю эшләрендә 67 механизатор, предприятиеләр һәм бюджет оешмалары хезмәткәрләре һәм 49 берәмлек техника катнашыр дип көтелә.
Булган игеннәрне кирәк кадәр әрәм итмичә җыеп алу өчен ике сменада эш оештырырга туры киләчәк. Хәзерге вакытта “Продкорпорация”, “Продпрограмма” ҖЧҖләрендә комбайннар паркы әзерләнгән. “Трудовик”, “Тәкәнеш”, “Нократ” агрофирмалары ремонт эшләренә тотынганнар.
Район буенча барлыгы 39050 гектарда бөртекле культура чәчелгән. Бу мәйданны уру өчен 84 комбайн бар. Бер комбайнга 422 гектар мәйдан туры килә, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.