Татарстан Республикасында гадәттән тыш вәзгыять режимы саклана

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында быел икмәк бәясе артмый дип ышандырдылар
(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Алия Сабирова). Татарстан Республикасында гадәттән тыш вәзгыять режимы саклана. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Министрлык матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлнира Габдрахманова ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренә сылтама ясап белдерүенчә, быел икмәккә бәя арту көтелми. Бүген терлекләрнең баш санын саклап калу бурычы беренче чиратта тора, дип өстәде ул.
Мондый һава шартларында тагын бер актуаль мәсьәләләрнең берсе – терлек азыгы әзерләү. Бу проблема төрле җирдә төрлечә хәл ителә. Мисал өчен, Әтнә һәм Лаеш районнары аграрийлары район җирләреннән генә түгел, ә күрше Мари Эль республикасыннан да терлек азыгы әзерләргә тырыша, ә Актаныш хезмәтчәннәре – Удмуртиядә. Республиканың кайбер хуҗалыкларында транспорт чаралары һәм трактор прицеплары сенаж белән силос ташу өчен тиешенчә әзерләнмәгән. Нәтиҗәдә яшел азык алып кайтканда коелып бара, корылык елында терлек азыгын болай сарыф итәргә ярамый. Оештыру эшләрен җайга салырга, терлек азыгы әзерләүдә катнашучыларны матди якттан кызыксындырырга кирәк.
Республиканың барлык районнарында да ун көнгә соңару белән күпьеллык үләннәрнең беренче укосы тәмамланган. Бары тик, Әгерҗе, Әлки, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән һәм Лаеш районнары артта кала.
Гомумән, бүгенге көндә республика буенча 470 мең гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне чапканнар, 224,5 мең тонна печән, 569,2 мең тонна сенаж, 21,4 мең тонна витаминлы үләннәр әзерләнгән.