news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч басуларын вертолеттан карадылар

Кайбычка «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, аның урынбасары Камил Галиев килде.

Кайбыч басуларын вертолеттан карадылар
http://kaibicy.ru

(Кайбыч, 5 июль, «Татар-информ». «Кайбыч таңнары»). Кайбычка «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, аның урынбасары Камил Галиев килде. Алар район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән берлектә вертолетта басуларны карап әйләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Район басулары чиста, матур күренә. Игенчеләргә язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгулары өчен рәхмәт. Һава шартлары мөмкинлек бирсә, ел уңышлы булачак. Уҗым, сабан культуралары әйбәт кенә үсеп килә. Хәзер аларны чүп үләннәренә, корткычларга каршы препаратлар белән эшкәртергә кирәк. Болардан кала, барлык көчне күпьеллыкларны урып- җыюга юнәлдерү зарур», — диде Иван Егоров.

«Яңгырлар яшел уракка төшү вакытын суза килә. Шуңа карамастан, яңгыр тынып торган арада күпьеллыкларны уруга керешергә кирәк. Беренче катка уруны безгә 1 июльгә кадәр төгәлләргә кирәк. Әйткәнемчә, тузганак баскан, картайган күпьеллык үлән басуларын беренче катка уруга ук сөрергә кирәк», — диде Альберт Рәхмәтуллин агрофирмалар директорларына мөрәҗәгать итеп.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100