news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә комиссия чәчүлекләрне тикшерде

Сабан һәм көзге культураларының, күпьеллык үләннәрнең торышы бәяләнде.

Чүпрәледә комиссия чәчүлекләрне тикшерде
http://chuprale-online.ru

(Чүпрәле, 5 июль, «Татар-информ», «Туган як», Рәшит Фәтхуллов). Июнь ае башында Чүпрәле районының барлык төр милеккә караган авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә махсус комиссия чәчүлекләрне кабул итте. Комиссия әгъзалары алдында чәчүлекләрне тикшерү һәм язгы кыр эшләренең сыйфатына бәя бирү бурычы куелды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Сабан һәм көзге культураларының, күпьеллык үләннәрнең торышы бәяләнде. Пар җирләрен эшкәртү, туңга сөрү, ашламалар кертү, чәчү нормаларын үтәү исәпкә алынды. Кырда ук белгечләр шытымнарның торышы, аларны карау турында фикер алыштылар, тикшерелгән һәр участокта кырчыларның эшчәнлегенә объектив бәя бирделәр, төрле технологияләрнең сыйфаты һәм җитешсезлекләре турында әйттеләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100