Татарстанда 5,7 мең тонна печән һәм 44 мең тонна сенаж әзерләнгән

Терлек азыгы әзерләү темплары көн саен тизләтелә

 (Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 5,7 мең тонна печән һәм 44 мең тонна сенаж әзерләнгән. Терлек азыгы әзерләү темплары көн саен тизләтелә. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.

Республиканың Азнакай, Нурлат, Сарман, Алексеевск, Мамадыш һәм Яшел Үзән районнарында терлек азыгы әзерләү эшләре актив бара.

Игенчеләр күпьеллык үләннәрне чабу эшләрен якынча 20 июньдә тәмамларга омтыла, дип белдерделәр министрлыкта.