ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Апас һәм Кайбыч районнарында булды

Марат Әхмәтов чәчүлекләрнең торышы белән танышкан һәм кайбер терлекчелек комплекслары төзелешен караган
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың Апас һәм Кайбыч районнарында булып, аларда чәчүлекләрнең торышы һәм кайбер терлекчелек объектлары төзелеше белән танышты, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
“Әнәле” авыл хуҗалыгы предприятиесендә министр сабан культураларының яхшы халәттә булуына ышанды. Соңыннан Кормаш авылындагы мегаферма төзелеше белән танышты.
Кайбыч районында Марат Әхмәтов “Алтын башак” агрофирмасы” ҖЧҖ филиаллары – Мөрәле, Борындык, Кече Мәми авылларында булды. Ул биредә сабан һәм көзге культуралар торышы белән танышты, хуҗалык җитәкчеләре белән очрашты.
Хуҗалык җитәкчеләре белән очрашуда эш сәфәренә нәтиҗәләр чыгарып, М.Әхмәтов яуган яңгырларның авыл хуҗалыгы культуралары өчен әйбәт булуны ассызыклады. Шуңа күрә инде бүгеннән үк уңыш яхшы булыр дип фаразларга була.