Һәр атнада Татарстанда “АПКны үстерү” илкүләм проекты буенча 400дән артык кредит бирелә

Татарстанда илкүләм проектны гамәлгә ашыру вакытында 5 миллиард сумнан артык суммада 28 мең кредит бирелгән.
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Денис Тихонов). Татарстандагы иң намуслы заемчылар – шәхси ярдәмче хуҗалыктагылар. Бу хакта бүген республика парламенты бинасында узган “Агросәнәгать комплексын үстерү” илкүләм проектын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча комиссия утырышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.
Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, илкүләм проектны гамәлгә ашыру вакытында (2006 елдан алып хәзергә чаклы) Татарстанда илкүләм проектны гамәлгә ашыру вакытында 5 миллиард сумнан артык суммада 28 мең максатчан кредит бирелгән. Бу акчаларга 70 меңгә якын терлек һәм 5 мең берәмлек техника алынган, шулай ук 12 мең объект төзелгән. “Кредитлар бирү буенча эш актив дәвам итә, - дип өстәде ул. – Һәр атна саен республикада 400-500 кредит бирелә”.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры белдергәнчә, ел саен кредитның уртача суммасы арта. Әгәр 2007 елда ул 171 мең сум булса, быел – 231 мең сум.
Әмма кредитлар биргәндә кыенлыклар да бар. Илкүләм проектын гамәлгә ашыру дәверендә 40 миллион сумлык кредитны максатчан кулланмау очраклары ачыкланган –(аның 11е дәүләткә кайтарылган инде). “Кредитларын максатчан кулланмау, акча алу өчен ялган документлар тапшыру очраклары теркәлә, - дип сөйләде ТР прокурорының илкүләм проектлар турындагы законнарның үтәлеше буенча өлкән ярдәмчесе Марат Шараев. – Узган ел 54 җинаять эше кузгатылган. Бу зыян кайтарылган инде. Быел – 45 җинаять эше”.
“АПКны үстерү” илкүләм проектын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясе рәисе Ринат Абдуллин билгеләп үткәнчә, комиссия эше сәбәпләрне бетерүгә юнәлтелгән. “Шәһәрлеләрдән аермалы буларак, авыл халкы кредитлар түләүгә җаваплырак карый, - диде ул. – Әгәр кредитлар төрле максатларга бирелсә, проблемалар азрак булыр иде”.