Марат Җәббаров Актанышта язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

Марат Җәббаров Актанышка сәфәрен «Бабайда кунакта» паркыннан башлады

(Актаныш, 5 май, «Татар-информ», Ләйсән Тимерова). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, аның урынбасары Илдус Габдрахманов Актаныш районына эш сәфәре белән килде. Сәфәрнең төп максаты — язгы кыр эшләренең барышы һәм республика кырларындагы вазгыять белән танышу. Эш сәфәре барышында аларны Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев һәм башка җаваплы затлар озатып йөрделәр.

Эш сәфәрен Марат Җәббаров тарихи истәлекле урын — Татарстанның Беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә куелган бюст, «Бабайда кунакта» паркы, Шәрип Шәймиев исемендәге музей-йорт белән танышудан башлады.

Билгеле булганча, 1929 елда Минтимер Шәймиевнең әтисен Шәрип Шәймиевны «8 Март» хуҗалыгы рәисе итеп халык сайлап куя. Сугыштан яраланып кайткач та, аны 1942 елда аны кабат хуҗалыкка рәис итеп сайлыйлар.

Нур Баян исемендәге хуҗалык һәм «Әнәк» агрофирмасы — бүгенге көндә Шәрип ага Шәймиев җитәкләгән хуҗалыкның дәвамчылары. Сәфәр барышында Марат Җәббаров Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкчесе Айрат Гапсәләмов һәм «Әнәк» агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев белән дә очрашты. Министр аларның яңа технологияләр кертеп эшләүләрен, республика, федераль программаларда катнашып, тотрыклы икътисади үсешләрен уңай бәяләде

Марат Җәббаров Актаныш районының киләчәктә дә республиканы әйдәп бара торган алдынгы районнарның берсе булсын, дигән фикерен белдерде.

Эш сәфәре барышында министр Марат Җәббаров «Әнәк» агрофирмасы, Актаныш сөт комбинаты, Актаныш технология техникумы эшчәнлеге белән дә танышты. «Әнәк», «Актаныш», «Чишмә» агрофирмалары, «Башак», «Нигез» хуҗалыгы кырларындагы көзге уҗымнар сакланышы һәм язгы чәчү барышын тикшерде.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов язгы кыр эшләренә тоткарлыксыз кереп китүне билгеләп үтте. «Язгы чәчү өчен ашлама (районда бер гектар тәэсир итү көчендә 85 килограммнан артык ашлама тупланды), ягулык алуда республика булышлык күрсәтте, бар сораулар да вакытында хәл ителде. Бүген районда язгы чәчү 40 процент мәйданда башкарылды», диде ул.

Марат Җәббаров та республикада авыл хуҗалыгы үсеше өчен мөмкинлекләр зур булуын әйтте. Россиянең алдынгы төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагына күрсәтелүче ярдәм суммасы дүрт тапкырга артык, диде.