Марат Җәббаров Бөгелмә муниципаль районы хуҗалыкларында чәчү барышын югары бәяләде

Чәчү эшләре муниципалитетның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә диярлек башланган.

 (Казан, 5 май, «Татар-информ»). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Бөгелмә районында язгы кыр эшләренең барышын бәяләде. Ул муниципалитет хуҗалыкларында чәчү эшләре барышына яхшы бәя бирде. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Аграрийларның кәефе яхшы. Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчү эшләре башланды. Ашламалар, орлыклар һәм техника бар, барлык субсидияләр хуҗалыкларга җиткерелде. Районда яңгырлар яуды, туфракта дым җитәрлек. Гомумән, Бөгелмә районы буенча эш яхшы дәрәҗәдә оештырылган», - диде Марат Җәббаров.

Бөгелмә районында чәчүлекләрнең гомуми мәйданы 53,8 мең гектардан артып китә. 12 мең гектардан артык чәчелгән, бу планнан 33 процент тәшкил итә. Иртә өлгерә торган сабан культураларын 18 майга чәчү планлаштырыла.