Татарстан терлекчеләре савым сыерларының продукция бирүчәнлеген арттырырга тырыша

Терлекләрне җәйге лагерьларга күчерүгә бәйле рәвештә сыерларның продукция бирүчәнлеге берникадәр кимеде
(Казан, 5 май, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). ТР терлекчеләре савым сыерларының продукция бирүчәнлеген арттырырга тырыша. Терлекләрне җәйге лагерьларга күчерүгә бәйле рәвештә сыерларның продукция бирүчәнлеге берникадәр кимеде. Хәзер тармак хезмәткәрләре хәлне уңай якка үзгәртү өчен бөтен көчен куя. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Кичә республикада сөтнең тулай савымы 3141,6 тонна тәшкил иткән, шул ук вакытта ул узган ел 3105,2 тонна булган. Һәр сыердан 12,3 килограмм (узган ел – 12,2 килограмм) сөт савып алынган.
Шуның белән бергә республиканың кайбер районнары шактый югары күрсәткечләргә ирешә. Мисал өчен, Саба районында һәр сыердан 18,4 килограмм сөт савып алалар. Әтнә районында һәр сыердан уртача тәүлеклек савым 18,3 килограммга җиткән. Балтач районында һәр сыердан – 18,1, Буа һәм Актаныш районнарында 15әр килограмм сөт савып алалар.
Әмма Татарстанның кайбер районнарында савым сыерларының продукция бирүчәнлеге һич тә мактанырлык түгел. Мисал өчен, Спас һәм Лениногорски районнарында уртача тәүлеклек савым 10 килограммнан да азрак тәшкил итә.