Түбән Кама районы кырларында язгы культураларны утырталар

Түбән Кама районында язгы культураларны утырту эшләрен майның беренче декадасында тәмамларга ниятлиләр
(Түбән Кама, 5 май, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Кама районында чәчү эшләре гөрләп бара. Хәзерге вакытта аграрийлар бодай, арпа, солы чәчәләр.
“Барлык эшләрне дә 10 майда төгәлләргә ниятлибез. Язгы культуралар 28 мең гектар мәйданга чәчеләчәк”, - дип сөйләде бүген “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Түбән Кама муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Габделбәр Әхмәтшин. Майның икенче яртысында авыл хезмәтчәннәре бәрәңге, яшелчә һәм кукуруз утыртырга керешәчәк.