«Актаныш» агрофирмасында авыл хуҗалыгы семинары булды

Агрофирманың лейкозга каршы алып барган эше дә мактауга лаек.

(Актаныш, 5 апрель, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Шушы көннәрдә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләре белән берлектә «Актаныш» агрофирмасында авыл хуҗалыгы семинары узды. Анда Киров һәм Олыимән бүлекчәләрендәге терлекчелек тармагы эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. 

Киров бүлекчәсендә төзелгән яңа саву залын карадылар. Агрофирманың лейкозга каршы алып барган эше дә мактауга лаек. Район башлыгы агрофирманың терлекчелектә һәм игенчелектә алып барган эшчәнлеген югары бәяләде.

Семинарда катнашучылар Актаныш сөт заводында да булып, алар җитештергән продукция белән танышты һәм авыз итеп карады. Райондагы күп хуҗалыклар сөтләрен бирегә тапшыра. Килгән сөтнең сыйфаты начар түгел, диде җитәкчеләре.